Quantcast
Channel: Барлык яңалыклар
Viewing all articles
Browse latest Browse all 1935

Татар теле укытучысы монологы белән танылган эскиздан спектакль премьерасы көтелә

$
0
0
Татар теле укытучысы монологы белән танылган эскиздан спектакль премьерасы көтелә
Чыганак: 

MOÑ театр мәйданчыгында күрсәтелгән «24/7» эскизы спектакль булып үстерелгән. «Педсовет» спектакленең премьерасы 23 һәм 24 октябрь көннәрендә тәкъдим ителә.

Әлеге эскиз «Шәһәрлеләр театры» лабораториясе кысаларында ясалган иде. Ул яшь шагыйрә һәм укытучы Ләйлә Хәбибуллинаның чыгышы белән танылды.

Эскизда катнашкан 13 укытучы арасында Ләйлә Хәбибуллина бердәнбер татар теле укытучысы иде. Ул Казан мәктәпләренең берсендә укыта. Аның дүрт минутлык текстында татар теле укытучысының соңгы дүрт елы сурәтләнә.

Яңалыклар төре: 
Татарстан районнары: 

Viewing all articles
Browse latest Browse all 1935