
Чыганак:
Казан мэриясе һәм Татарстан Президенты хозурындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар теле укытучылары өчен татар телен нәтиҗәле һәм заманча укыту семинары циклын башлап җибәрә. Беренче семинар 28 октябрьдә сәгать 15.00дә «Унбер» лицеенда узачак.
«Проектта лекторларның үзләре өчен ораторлык осталыгы буенча дәресләр узачак, аларны танылган актерлар, дикторлар һәм сөйләм буенча педагоглар үткәрәчәк», — дип хәбәр итте Казан мэриясенең матбугат хезмәте вәкиле.
Яңалыклар төре:
Таратма:
Татарстан районнары: