
Чыганак:
Казанда туган тел буларак татар телен 55 процент бала, рус телен 44 процент укучы сайлаган.
«Татар балаларының 17 проценты туган тел буларак рус телен, 83 проценты татар телен сайлаган. Рус балалары арасында 69 процент рус телен, 34 процент татар телен сайлаган. Рус балаларының өчтән бер өлеше татар телен сайлаулары шатландырса, татар балаларының 17 проценты рус телен сайлаулары сораулар тудыра», — диде Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.
Яңалыклар төре:
Таратма: